Җыр һәм Муса Җәлил

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 16 Декабря 2010 в 21:26, реферат

Краткое описание

Җыр Муса Җәлилне опера сәнгатенә алып килә. Шагыйрь музыка теориясен, рус һәм Европа музыка культурасы казанышларын, опера сәнгате үзенчәлекләрен, Советлар Россиясе халыкларының музыка байлыгын зур тырышлык белән өйрәнә. Бу өйрәнүнең дилетантларча булмавын, бәлки нигезле, төпле икәнлеген әйтергә кирәк. Музыка өлкәсендәге зур авторитет-акдемик Б.Асафьев М.Җәлилнең музыка турындагы фикерләре белән санашкан икән, димәк, музыка культурасына Муса Җәлил бик җитди килгән. Шагыйрьнең архивында татар опера һәм балет театрын тудыру юлындагы эшчәнлекне күрсәтә торган документлар бик күп.

Содержание работы

1.Кереш өлеш...............................................................................3
2.Төп өлеш....................................................................................4
3.Йомгаклау..................................................................................8
4.Әдәбият......................................................................................9

Содержимое работы - 1 файл

Җыр һәм Муса Җәлил.doc

— 94.50 Кб (Скачать файл)

        Яулап алдык  бөек чынлыкны.

        Безнең  яшьлек менә шулай үтте,

        Корыч менә шулай чыныкты.

                ("Корыч", 1943).

   Шуңа  күрә дә шагыйрьнең фашист коллыгында газап чигүче лирик герое дөнья  халыклары коллыктан котылсын өчен, ирекле һәм бәхетле яшәсеннәр  өчен, социализм кояшының тантанасы  өчен үзен корбан итә.

        Батырлык  һәм илгә турылыкны

        Шушы  үлем белән белдерик.

        Безнең  яшьлек шушы хисләр белән

        Данлы иде, көчле иде бит!!!

                ("Дуска",1943).

   Көрәшкә ташланганда ук ул үзенең фаҗигале язмышын белеп тора. Җәза әрнешүләре, рухи газаплар, йөрәккә савылган каннар никадәр авыр булмасын ул хәлсезләнеп  егылып калмый, коммунистик хаклык байра-гын тагын да югарырак күтәрә. Ул, кешелекнең даһи хыялы белән тудырылган Прометей кебек, өмете сүнеп баручыга өмет уты кабыза, егылганны аякка бастыра, рух бирә, йөрәккә яшәү дәрте, көрәш ялкыны сала.

        Тиздән  сүнәр гомрем, йөрәгемдә

        Тоеп  ялкын көчен.

        Үлсәм үләм бөек хаклык өчен,

        Сөйгән  халкым өчен.

                  ("Үлемгә", 1943)

   "Моабит  дәфтәрләре" ничаклы авыр тойгылар  басымы астында языл-масын, алар  шагыйрьнең яктылыкка, хаклыкның  тантанасына, фашизмның җимереләчәгенә  тирәннән ышанып язылган.

   Андагы  шигырьләр алдагы көнгә күз ташлыйлар, яшәү һәм иҗади хезмәтне раслыйлар, мәхәббәт һәм бәхетнең үлемнән көчлерәк булуын җырлыйлар. "Төзүче", "Чәчәкләр", "Сугыштан соң", "Яз өмәсе", "Күлмәк" кебек шигырьләр совет халыкларының тынычлыкта иҗади хезмәтенә ис-киткеч бер соклану белән язылганнар:

        Кырны тутырып  алтын бодай үссен,

        Ауган йортлар  торып бассыннар.

        Җиңгән  илнең хезмәт тире белән

        Кырлар  көлеп чәчәк атсыннар.

                                            (""Сугыштан  соң", 1943).

   Муса  Җәлил кырык үлемне башыннан кичерүенә  карамастан, һаман көр күңелле, оптимист шагыйрь булып кала. Шуңа күрә фаҗигале маҗа-ралар аша аның көр тавыш белән яңгыратып көлгән тавышы ишетелә. Ул көлә белә, чөнки аның күңел дөньясы киң, рухы көчле. "Сыра залында", "Ишек төбендә", "Хәдичә", "Томаулы гыйшык", "Гашыйк һәм сыер", "Кандала", "Бәла", "Сәгатҗ", "Күршеләр", "Табут" кебек шигырьләр үлемне җиңгән бөек шагыйрь тарафыннан язылганнар. "Моабит дәфтәрләре" әнә шундый юмор - сатира нурлары белән тукылганнар. Аның көлүе көчле, ул җиңү билгесе. Шпандау төрмәсенең рухание Юрытко раславынча, җәлилчеләр үлемне дә елмаеп каршы алганнар.

   Фашизм  тезләндерә алмаган, рухи ныклык саклап үлгән батырлар са-ны йөз меңнәр белән исәпләнә. Тик аларның күбесенә хәтта үзенең исе-мен язып калдыру  да мөмкин булмаган. Алар таш стеналарны чукып, үлем камераларының тимер ишекләренә сызып, соңгы хушлашу һәм дошман-нарга ләгънәт сүзләрен теркәп калдырырга тырышканнар. Тик фашистлар корбаннарының сүзләрен кырып ташлаганнар, шуның белән үзләренең канлы эзләрен яшерергә уйлаганнар.

    Муса  Җәлил, шундый вәхшәт эчендә үлемсез җырларын иҗат итеп, бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзалаган миллионнарча корбаннарның, миллионнарча көрәшчеләрнең васиятьләре булып килеп җитте.

        Арагызда  кем бар Цеткин улы,

        Тельман егетләре кайсыгыз?

        Ишетегез  корыч ирек тавышын,

        Төрмәләрне  безнең ачыгыз!

                                                   ("Алман  илендә", 1943).

    Кешелекнең  бөек хисләрен утлы сүзләр белән язган  бу дәфтәрләре, шул рәвешчә, халыкара әһәмияткә ия булдылар. Алар кешелек дөньясы-ның йөрәгенә юл алдылар.

                         Батыр үлә, үлмәс ат алып,

        Батырлыклар белән макталып,

        Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

        Тарихларда  укып ятларлык.

                                              ("Батырлык турында", 1943).

   Батырлык  совет халыкларының бердәм фикерен  белдереп, КПСС Үзәк Комитетының Генеральный  секретаре иптәш Л. И. Брежнев  болай диде:

   "Генерал  Дмитрий Михайлович Карбышевның,  шагыйрь Муса Җәлил-нең, туган  илебездән еракта фашистларга  каршы көрәшкән геройларыбыз Федор Полетаев, Василий Порик, Мехти Гусейнзадәләрнең исемнәре без-нең хәтеребездә һәрвакыт совет кешесенең какшамас ихтыяры һәм ныклыгы символы булып сакланыр". 

    3. Йомгаклау 

    Чыннан  да, Муса Җәлилнең исемен һәрбер халык  тирән ихтирам белән искә ала, аның батырлыгы каршында баш ия, үлемсез шигырьләрен үзенеке итеп күңеленә сала. Шагыйрнең көрәш һәм иҗат батырлыгы искиткеч зур, шуңа күрә дә СССР Верховный Советының 1956 елның 2 февралендәге Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, "Моабит дәфтәрләре" илебезнең иң зур бүләге - Ленин премиясе белән билгеләнде (1957 ел). Муса Җәлил шигырьләрен СССР халык-лары телендә генә түгел, планетаның төрле почмакларында яшәүче халыклар телендә дә укырга мөмкин. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

4. Әдәбият 

  1. Болгар  тарихи-архитектура заповеднигы буенча юл күрсәткече, Айдаров С. С., Аксенова Н. Д.. Казан Татарстан китап нәшрияты 1985.
 
  1. “Ялкын” журналы.
 
 

  3. “Сөембикә”  журналы.

Информация о работе Җыр һәм Муса Җәлил