Муса җәлил иҗаты

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 15 Февраля 2011 в 23:11, реферат

Краткое описание

Татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил 1906 , елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. 1913 елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша.

Содержимое работы - 1 файл

Гомерем минем моңлы бер җыр иде.docx

— 307.24 Кб (Скачать файл)

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, 
Үлемем дә яңрар җыр булып.

     
     
                                                Муса Җәлил

(1906-1944)

Татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил 1906 , елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. 1913 елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басыла.

1922 елда Муса Казанга килә. Башта «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул «Бибкәй кыз», «Каз канаты» исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела, ә 1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигырьләр китабы чыга. «Иптәшкә» (1928) дигән шигырь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре рәтенә бастыра. 
 

1927 елдан ул Мәскәүдә яши башлый. 1932 елга кадәр башта «Кечкенә иптәшләр», соңыннан «Октябрь баласы» исемле балалар журналларының җаваплы редакторы була. 1927—1931 елларда Мәскәү университетының әдәбият факультетында  укый.

1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. Студия Татар опера театры өчен җырчылар, композиторлар әзерли. Студияне тәмамлаучылар Казанга кайткач, Татар опера һәм балет театры ачыла. Муса Җәлил дә шул театрның әдәби бүлек мөдире булып Казанга кайта. 1939 елда Мусаны Татарстан Язучылары берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.

Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйрь «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1943 елда аның «Тупчы анты» дигән җыентыгы басылып чыга.

1942 ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, М. Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә.

Фашистларның  үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсирләрне туган илләренә каршы сугышырга димлиләр һәм «ирекле легионнар» төзү белән шөгыльләнәләр. Алар төрле милләт вәкилләрен, милли легионнарга җыеп,туганнарына, ата-аналарына, Ватаннарына каршы корал күтәрерләр дип өметләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, фашистларның коткысын ачып салалар.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре немецларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны, аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле тоткын Андре Тиммерманс алып чыга.

1944 елның февралендә  фашистларның хәрби суды Җәлилне  һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды. «Җәлил» операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр, драматурглар—романнар, поэмалар, сәхнә әсәрләре; композиторлар—җырлар, симфонияләр; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.

Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнде. 1956 елның 2 февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

1957 елда «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясе белән бүләкләнде.

Бөек Ватан сугышына кадәр үк талантлы татар Совет шагыйре булып танылган иде. Дөнья халыкларының фашизмга каршы азатлык хәрәкәте аның көрәшче һәм шагыйрьлек данын бөтен илгә таратты.  
Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен, СССР Верховный Советы Указы белән, үлүеннән соң, шагыйрь Муса Җәлилгә 1956 елның 2 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.  
Фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән һәм укучыларга “ Моабит дәфтәрләре “ исеме белән билгеле булган шигырьләр циклы өчен Муса Җәлил 1957 елның 22 апрелендә Ленин премиясенә лаек булды.  
Муса Җәлил иҗаты – иҗтимагый тормыш белән нык бәйләнгән, заман таләбен тирән тойган, чор сулышы, тормышның яңару романтикасы һәм көрәш рухы белән сугарылган, партияле һәм халыкчан иҗат.  
Ул татар совет әдәбиятының гражданлык традицияләрен яңа сыйфатлар белән баетты, халыкның героик-патриотик рухын сәнгатьчә тирән ачкан иҗаты белән “ Җәлил традициясе “ дип аталган шигърият дөньясының яшәүчәнлеген раслады.  
Язган шигырьләренең төп тематикасы азатлык, Ватанга мәхәббәт,сөйгән ярга мәхәббәт, сугыш елларында кеше язмышы. Шушындый уңышлары өчен ул хөрмәткә лаек була. Аның иҗаты яшьләр дә, өлкәннәр дә яратып укый.

.

    Муса  Җәлил дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек  культурасының мактанычы. Аның “Моабит  дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә  ышаныч белән сугарылганнар. Тирән  мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына  сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде.

    Муса  Җәлилнең батырлыгы тирәнтен интернациональ рухта булганга күрә дә, азербайҗанлылар  аны чорыбыз Фәрһады, немецлар якын дустыбыз, чехлар татар Фучигы дип  атыйлар.

    Безнең  язучыларырыбыз Муса образын чагылдырган  әсәрләр – шигырьләр, поэма, драма, романнар яздылар. Композиторларыбыз  җырлар, симфонияләр, опера, рәссамнарыбыз  картиналар иҗат иттеләр.

    СУГЫШ... Күпме кешенең чәчәктәй гомерен  өзде ул. Күпме гөнаһсыз кешенең  каны дәрья урынына акты. Әле хәзер  дә, ул еллардан соң 60 ел үтсә дә, фашизмга ләгънәт укыйлар. Ватан өчен барган изге көрәштә татар халкының күпме  бөек улы башын салды. Күпме әсәрләр, шигырьләр, күңелләрдә туып та ак кәгазь битенә төшмичә, яралгы хәлендә югалды, гаип булды. Муса җәлилнең дә ни бары 94 шигыре генә бик бормалы юллар  аша туган илгә кайтып җитә алды.

    Үлем  карары чыгарылгач та, шагыйрь күңелен  төшерми, рухын сындырмый. Төрмәнең кысан, караңгы камерасында да аның өчен иҗат йолдызы балкый. Тоткынлыкта  тимер чыбыклар белән уратып алынган  төрмә камерасында да ул, җырчы  сабан тургаедай, һаман биеккә талпына.

    Татар легионында аның башка лагерьларга  чыгып йөрергә, кешеләр белән  аралашырга мөмкинлеге бар, ләкин аның тынгысыз җаны богаулы. Ул үз фикерен  ачыктан – ачык әйтә алмый, һәр  адымын үлчәп атларга мәҗбүр. Аның бер генә артык хәрәкәте дә очлы зәһәр күзләрдәнчиттә кала алмый. Йөрәгеннән ургып чыккан кичерешләре, фашистларга  карата нәфрәт, ачу шигырьләренә күчә. Фашистларга каршы көрәшкә ул штык белән түгел, көчле каләме белән  чыга.

    “Моабит дәфтәре” Җәлилне җиңелмәс үлмәс  рухлы итеп танытты. Көчле рух  белән сугарылган бу шигырьләр күпләрнең  күңелендә көчле яңгыраш тапты, җыр булып яңгырады.

    Мәркәзебез  Казанда, Кремль каршындагы һәйкәлдә дә Җәлил горур, нык ихтиярлы, башын  югары күтәреп, кулларын артка таба богаулап куелган килеш сурәтләнгән. Әгәр дә җан иңдерсәң, тимер богауларын бер талпынуда өзеп ташлар шикелле. Аның кабатланмас рухы гасырларга барып  җитәр әле.

          М.Җәлил  иҗатын өч чорга болай бүләргә  мөмкин: 

            чор

    аерма

    20-30 нчы еллар Сугыш башланган  еллар Тоткынлыктагы җаты
    Тема Туган ил Туган ил Туган ил
    Идея  Дөньядагы иң бәхетле, иң бай, иң ирекле ил Өзлексез сагындырып торучы якын кешеләр, туганнар, туган  туфрак. Туган илгә тугрылыкны, ачы хакыйкатне ничек илгә, туганнарга ирештерергә?

         

Информация о работе Муса җәлил иҗаты