Фәнис Яруллин – педагог һәм тәрбияче

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 28 Марта 2012 в 10:52, реферат

Краткое описание

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Респуб-ликабызның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗаты диюгә күз ал-дына иксез-чиксез дәрья килеп баса. Бу дәрьяның дулкыннары көчле ярсу белән үз эченә бөтереп алыр кебек.

Фәнис абый Яруллин  шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама, аның үзенә генә хас фәлсәфи карашын, тормышка мөнәсәбәтен күрәсең.

Содержимое работы - 1 файл

Фанис_Яруллин.doc

— 66.50 Кб (Скачать файл)


Яңа Савин районы 38 нче урта мәктәп

 

 

Фәнис Яруллин – педагог һәм тәрбияче

 

 

 

                                                             

                                                                                                                                

 

 

Рефератны язды: 10Б сыйныфы укучысы Шакирова Миләүшә Рифгать кызы

 

Укытучы: Сираҗиева Резедә Салих кызы

 

 

 

 

 

 

 

Казан 2010

 

Кереш

 

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Респуб-ликабызның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗаты диюгә күз ал-дына иксез-чиксез дәрья килеп баса. Бу дәрьяның дулкыннары көчле ярсу белән үз эченә бөтереп алыр кебек.

Фәнис абый Яруллин  шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама, аның үзенә генә хас фәлсәфи карашын, тормышка мөнәсәбәтен күрәсең.

Өлкәннәр өчен язылган повесть, хикәя, пьеса һәм поэмалары бу олы, тирән иҗат елгасының бер тармагын тәшкил итсә, икенче тармагы исә  балалар әдәби-яты. Әкиятләр яки балалар өчен язылган поэмалар дисеңме, шуклыкка – җорлык-ка корылган шигырьләр дисеңме – боларның һәркайсында олы фикер, саф әхлак һәм матурлыкка омтылу ята.

Шәхес булып формалашу кечкенәдән башлана. Зур гаиләдә, әхлакый якка һәрвакыт басым ясап торган гаиләдә тәрбияләнү Фәнис абыйның иҗатын зур шә-хеснең дөньяга карашы образлар аша фәлсәфи чагылышы дип карарлык әсәрләр иҗат итәргә этәргеч биргән. Әдип һәрвакыт үзе булып – халык, милләт, җәм-гыятьне борчыган заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы шәхес булып кала. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                         1                                                                                                                                                                                                                      

Төп өлеш

 

Фәнис Яруллин – педагог һәм тәрбияче

 

Мин бу эшемдә Фәнис абыйның мәктәп темасына кагылышлы шигырьләренә күбрәк тукталып китәсем килә. Алардагы җорлык, шуклык, тапкырлык авторның табигатеннән киләдер.

“ Укыр идем бишкә генә” дигән шигырен алып карыйк. Бала психологиясенә хас хыялны автор юмор аша бирә.

                                    Начар билге алмас идем,

                                    Авыр фәннәр кермәсәләр,

                                    Өйгә эшләр бирмәсәләр,

                                    Дәрестә сөйләтмәсәләр.

                                  

                                    Һәр көн саен яңа дәрес

                                    Өйрәтеп йөдәтмәсәләр.

                                    Я бөтенләй бетерсәләр

                                    Берле, икеле, өчлеләрне.

                                    Калдырсалар көләч йөзле

                                    Матур-матур бишлеләрне,

                                    Укыр идем бишкә генә.

 

Әйе, бөтен бала да бишле билгесенә генә укырга хыяллана. Ләкин төрле сә-бәпләр аркасында бу хыял күп баланың төшенә генә керә. Көлә белгән, үзенең кимчелекләренә юмор аша карый белгән кеше сәламәт була. Табиблар тәнне дәва-ласа, язучылар җанны дәвалый.

“ География дәресендә” дигән шигырендә Фәнис абый юмор аша укучының тапкыр җавабын бирә.

                               Карта янына баскан да

Аптыраган Ләмига.

Кырымны таба алмый ул,

Батканмы әллә суга?!

 

Өйдә дәрес карамасаң,

Килә икән кыенга:

Кырым диеп Ләмигабыз

Барып чыга Курильга.                                                          2

 

Укытучы әйтә аңа:

 Кырым бит, ди,

көньякта.

Арттан кычкыра бер малай:

 Җир әйләнә бит, апа!

 

Баланың тапкыр җавабы укучыны көлдерер өчен генә бирелми. Тапкыр җа-вап ул – зирәклек билгесе. Ә зирәклек, якты зиһен, җор тел баланың күңеленә ши-фалы бальзам булып агып керә.

Дәрес аңлатканда укучыларның кайберләре игътибар белән тыңламый: я сөй-ләшә, яисә булмаса, тәрәзәгә карап, үз уйларына бирелә, я кәрәзле телефоны бе-лән мәшь килә. Нәтиҗәдә, дәрес темасын аңламый кала.

 

Барыйлар бүген дәрестә

Үттеләр “Алмаш ток”ны.

Тик Барый дәрес буена

Сөйләп утырды юкны.

 

Кайткач Барый токны сыный

Патронга бармак тыгып.

Ә ток куәтле батырдай

Ега Барыйны сугып.

 

Бераз айный төшкәч Барый

Уйлана башын иеп:

“Минем дәрес тыңламауны

Ток каян белгән?” – диеп.

                                                                                ( “Каян белгән” )

 

Бу шигырьне укыгач, балаларның күбесе уйланырга мәҗбүр. Чыннан да, ша-гыйрь шушы  кечкенә генә шигыре белән ничек үтемле итеп тәрбияли: дәрестә игътибарлы булырга, укытучының һәр сүзе күңелгә кереп калырга тиеш, чөнки тормышта адым саен белемең кирәк булачак. Шушындый шигырьләрен укыгач, тагын бер тапкыр Фәнис абый Яруллинның яхшы педагог, тәрбияче икәнлегенә инанасың.

                                                                                                                                  3

Автор тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрә: ата-аналар һәм мәктәпнең бала тәрбияләүдә  килешеп, бердәмлек белән эш итүләре. Шулай булганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

                              

                              Һәммәсе зарлана Рифтән,

Бигрәк усал малай, диләр.

Бу кадәрле усаллыкны

Каян алган алай, диләр.

 

Аптырашта ата – ана:

 Нәрсә карый соң бу мәктәп?

Тәрбия алар эше бит,

Ник акыл бирмиләр шәпләп?!

 

Укытучылар гаҗәпләнә:

 Ник тыймый, дип ата – ана,

Әгәр кулга алмасалар

Бозылачак бит бу бала.

 

Мәктәп белән ата – ана

Бәхәсләшә кубып зурдан.

Бәхәсләргә керми генә,

Беркемгә дә бирми генә,

“Тәрбияли” Рифне урам.

                                                                    ( “Сүзсез генә” )

Әлеге проблема һәрвакыт актуальлеген югалтмый. Баланың шәхес булып формалашуында җәмгыять, андагы үзгәрешләр, безне чолгап алган тирәлекнең, аралашкан кешеләрнең тәэсире бик зур. Яшь буынга дөрес юнәлеш бирү, аны төрле тискәре йогынтылардан саклап калу  мәктәп белән ата – ананың бердәм бурычы.

Шәхес булып формалашу кечкенәдән башлана. Балачактан ук һәр эшне үз ирке белән эшләргә тырышу – ялкаулыкны җиңү дигән сүз. Ихтыяр көчен үстерү, тырышу, кайсыдыр яктан үзеңне күрсәтергә омтылу һәр бала күңелендә дә бар. Нәниләр психологиясен яхшы белгән язучы гына балалар өчен үтемле әсәрләр яза ала. “Узар идем” шигырендә шуклык белән бирелгән “теләк” баланың үз – үзенә булган критикасын күрсәтә, ялкаулыгын таный бала. Үз гаебеңне тану – төзәлүгә беренче адым.                                                                                                                 4

                               Дамир укуда беренче,

Сабир спортта көчле.

Әни әйтә, нигә син дә

Түгел соң шулар төсле.

 

Рәфис эшчән дип мактала,

Вил ярдәмчел, янәсе.

Кайсы да булса бер яктан

Алдын алар һәммәсе.

 

“Эһ” тә итми узар идем

Мин боларның барысын –

Әгәр ачып җибәрсәләр

Ялкауларның ярышын.

 

Авторның балалар өчен язган поэмаларыннан берсенә генә тукталып китәсем килә. Ул “ Өч кыз һәм унөч алма” дип атала. Өч кыз үзләренең бакчаларында бик тә алмагач үстерергә тели. Менә алар бер ташландык бакчада ятимләнеп калган алмагачлар күрә һәм бер нәни алмагачны үз бакчаларына күчереп утырталар. Аны, сулар сибеп, тәрбияләп үстерәләр. Ниһаять, бер язны боларның алмагачы чәчәк ата һәм унөч алма бирә. Өч кыз әти - әнисе белән  бишәү. Унөч алманы һәркемгә тигез итеп бүлеп булмый. Шунда балаларның киң күңеллекләре ачыла да инде. Кызлар артык алмаларны үзләренә түгел, әти - әниләренә бирергә тыры-ша, ә алай да булмагач, алар аны дусларына алып китәләр. Бер караганда гади генә кебек, әмма моның төбендә зур тәрбияви проблема ята.

Фәнис Яруллин бала күңеленә тизрәк үтеп керим әле дип, шигырь формасы-ның җиңелен сайламый, шул ук вакытта күп кенә шигырьләрен җитди темаларга кора. Менә аның “ Минем эт буласым килә ” шигыре.

Минем эт буласым килә,

Беләсезме нигә?

Этләрне бит иркәлиләр

Сыйпап үбә - үбә.

 

Этләр югалса эзлиләр,

Кадерле шул этләр.

Этләр алдында тора гел

Тәмле – тәмле итләр                                                               5

 

Кая барса да аларны

Йөртәләр гел тотып.

Калдырмыйлар бит аларны

Больницада “онытып”.

 

Ата – анасы ташлап киткән бер үксез баланың җан авазы бу. Җанны тетрәнде-рерлек аваз. Ә мондый шигырьләр Фәнис абыйда бик күп. Чөнки ул җәмгыятьтә бара торган мондый аяныч күренешләргә битараф карый алмый. “ Яралы язмыш-лар ” повесте тулысы белән ятимнәр йортында җаннары бәргәләнеп, һәр кергән чит кешене “әтием түгелме?”, “әнием түгелме?” дип каршылаучы ташландык балалар турында.

Безнең бүгенге тормышта әтисез, әни тәрбиясендә генә үскән балалар да би-

хисап. “ Әти “ сүзен әйтергә тилмереп яшәгән балаларга карата шагыйрьнең йө-рәге аеруча сизгер. Үзенең дә әтисе 40 яшендә үк сугышта һәлак була. Ата назына тилмереп үскәннәр аның игътибарыннан читтә калмый.

Сыртын угалап

Күрсәтә Таһир:

 Менә монда,  ди,

Әти суккан җир.

 

 Әти суккан җир

Нинди була? – дип,

Кызыгып карый

Аңарга Мөнип.                                      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                                6

Йомгак

Бәхет беркемгә дә җиңел бирелми. Бигрәк тә, тимер боҗра белән кыскандай кымшана алмый яткан Фәнис абыйга сәламәт кешеләр белән ярышып эшләр, өметсезлеккә бирелмәс өчен ай – һай нык тырышлык кирәк.

Шушы кыен шартларда ирешкән бәхетен кулыннан ычкындырмыйча тота белә шагыйрь. Аның әлеге көнгә кадәр язылган һәрбер әсәре үз укучысын, әдә-биятта үз урынын тапты. Аның әсәрләрен һичбер авторныкы белән бутап булмый. Әгәр язучыбызның балалар өчен язылган әсәрләре дөнья телләренә тәрҗемә ител-сә, алар, һичшиксез, милләтебезнең горурлыгына әйләнер иде.

Шушы чыгышымнан файдаланып, мин барлык классташларымның милли мәгариф системасында эшләүче абый – апаларга мөрәҗәгатен белдерәсем килә. Мәктәп программаларына Фәнис абый Яруллинның әсәрләрен күбрәк кертсеннәр иде, чөнки безнең кебек рус мәктәпләрендә укыган татар балаларына аның теле аңлаешлы, әсәрләрен уку кызыклы, эчтәлеге буенча эшләү ансат. Безнең халкы-быз Фәнис абый кебек көчле рухлы кешеләре булганда беркайчан да йөзен югалтмас!

Рефератымны язучының “ Ашыгыйк ” дигән шигыреннән өзек белән тәмам-лыйсым килә:

Актыккы сулышны алганда

Уфтанмас өчен җан ачынып –

Кулларда егәрлек барында

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

 

Ходаның һәр бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                           

                                                                                                                                                 7

Эчтәлек

 

I.                    Кереш .....................................................................................................  1

II.                 Төп өлеш ............................................................................................. 2-6

III.              Йомгак ..................................................................................................   7

IV.             Кулланылган әдәбият ..........................................................................   8

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

1.      Фәнис Яруллин. Сайланма әсәрләр. ( ТаРИХ , 2002 )

2.      Фәнис Яруллин.  Яз гөлләре.  ( Татарстан китап нәшрияты, 1996)

3.      “Юлдаш” газетасы. 1998 ел, №2

4.      “Акчарлак” газетасы. 2008 ел, № 4

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



Информация о работе Фәнис Яруллин – педагог һәм тәрбияче