Морфология. морфологиянең башка тел тармаклары белән бәйләнеше

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 11 Декабря 2011 в 12:36, реферат

Краткое описание

Морфология турында гомуми мәгълүмат. Морфология — грек телендә ясалган сүз: тоrрһе — 'форма' һәм logos — 'сүз, өйрәтмә' өлешләреннән тора. Ул ике мәгънәдә кулланыла: беренчедән, телдәге сүзләрнең төркемнәре һәм шул төркемнәрдәге сүзләрнең грамматик категорияләре, ягъни сүз формалары телнең морфологиясе, ягъни морфологик төзелеше дип атала, икенчедән, менә шул морфологик төзелешне өйрәнүче фәнне дә морфология диләр.

Содержание работы

Морфология турында гомуми мәгълүмат.
Сүзләрне морфологик төркемләү тарихыннан.
Морфологиянең өйрәнү предметы һәм бурычлары.
Морфологиянең тел белеме тармаклары белән бәйләнеше.

Содержимое работы - 1 файл

айгол.феф.doc

— 49.00 Кб (Скачать файл)
 

Реферат 

Тема:

Морфология. Морфологиянең тел белеме тармаклары белән бәйләнеше. 
 

    Эшләде: Закирова Айгөл

    05.18-1005 

 

       Эчтәлек:

  1. Морфология турында гомуми мәгълүмат.
  2. Сүзләрне морфологик төркемләү тарихыннан.
  3. Морфологиянең өйрәнү предметы һәм бурычлары.
  4. Морфологиянең тел белеме тармаклары белән бәйләнеше.

 

      Морфология  турында гомуми мәгълүмат. Морфология — грек телендә ясалган сүз: тоrрһе — 'форма' һәм logos — 'сүз, өйрәтмә' өлешләреннән тора. Ул ике мәгънәдә кулланыла: беренчедән, телдәге сүзләрнең төркемнәре һәм шул төркемнәрдәге сүзләрнең грамматик категорияләре, ягъни сүз формалары телнең морфологиясе, ягъни морфологик төзелеше дип атала, икенчедән, менә шул морфологик төзелешне өйрәнүче фәнне дә морфология диләр.

      Морфология  сүзе иң элек биологиядә кулланылган, анда да ул терлекләрнең һәм үсемлекләрнең формасын, төзелешен өйрәнүче фән исеме буларак ныгып урнашкан. XIX йөздә бу термин тел гыйлеменә килеп керә һәм сүз төзелешен өйрәнүче фәнне атый башлый. Сүз төзелешен җентекләп өйрәнү барышында, аларны морфологик төркемнәргә һәм лексик-семантик төркемчәләргә аерып карау ихтыяҗы туа.

      Грамматиканың бер бүлеге буларак, морфология төрле  телләрдә төрле юнәлештә үстерелә. Төрки телләрдә дә ул сүзләрне төркемләү, һәрбер төркем сүздә морфологик категорияләрне танып белү, сүзнең составын — морфларын, морфемалардагы авазлар үзгәрешен өйрәнү кебек өлкәләрне дә үз эченә ала. Өйрәнү объекты бик нык киңәйгәч, морфология эчендә морфемика бүлеге барлыкка килә. Морфология белән фонология арасында морфонология дигән бүлек оеша.

      Сүзьясалышы проблемалары белән тыгыз бәйләнгән  булганга, без бу академик грамматикада морфемика һәм морфонология бүлекләрен, морфологиядән бераз читләштереп булса да, сүзь ясалышы темасы алдыннан бирдек.

      Шулай итеп морф-морфемаларны өйрәнү (морфемика) һ«ш морфлардагы авазлар хәрәкәтен,  аларның үзгәрүен тикшерү (морфонология) морфологиядән бераз читкәрәк куелды. Бу уңай дан морфологиянең өйрәнү объекты да таррак, конкретрак булып калды: ул сүзләрне төркемләүне һәм һәр төркемдәге морфолк гик категорияләрне өйрәнә.

      Сүзләрне  морфологик төркемләү  тарихыннан. Морфология фәнендә төп проблемаларның берсе — сүзләрне төркемнәргә аеру. Бу мәсьәлә буенча тюркологиядә генә түгел, хәтта бик җентекле өйрәнелгән һинд-европа телләрендә дә карашлар төрлечә.

      Татар морфологиясендә сүзләрне «мөстәкыйль сүзләр» һәм «ярдәмлек сүзләр» дип ике зур төркемгә бүлү бик иртә туа. Мөстәкыйль сүзләр дип мөстәкыйль мәгънәле, ягъни аерым торганда да үз мәгънәсе булган сүзләрне атыйлар. Ярдәмлек сүзләр дип, гадәттә, үзләре аерым лексик мәгънә белдерми, мөстәкыйль сүзләр белән бергә генә кулланыла ала торган сүзләрне атыйлар. Соңрак ярдәмлек сүзләрдә ике төркем күрә башлыйлар: а) җөмләдә сүзләрне — үзара, сөйләмдә җөмләләрне үзара бәйләүчеләр һәм б) сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүчеләр.

      В.А.Богородицкий үзенең «Введение в татарское языкознание» (Казан, 1953) дигән хезмәтендә татар телендәге сүзләрне бераз аермалы итеп ике төркемгә аера: а) әйберләрне һәм күренешләрне белдерүче сүзләр, б) тойгыларны, эмоцияне белдерүче сүзләр. Беренче төркемне автор кешенең акыл эшчәнлеген хәбәр итүгә карата, икенче төркемне кешенең төрле тойгылары белән бәйли (139 б.). Акыл эшчәнлеге белән бәйләнгән беренче төркемдә В.А.Богородицкий тулы мәгънәле (мөстәкыйль) сүзләрне аера һәм сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләрен күрсәтүче, ягъни сүзләрне үзара бәйләүче сүзләрне аерып күрсәтә.

      Кайбер  хезмәтләрдә төрләнә торган сүз  төркемнәре һәм төрләнми торган сүз төркемнәре дип икегә бүлү дә күзәтелә. Әйберләрне, күренешләрне атаучылар дип бер төркем, аларны алмаштыручылар дип, икенче төркем күрсәтү дә күзәтелә, ягъни алмашлыкларны бер якка, алмашлык булмаганнарын икенче якка аерып кую очраклары да бар. Сүз төркемнәрен бу рәвешле классификацияләү ниндидер бер төпле принципка корылмаган. Мондый бүленешләрдә сүзләрнең сөйләмдәге функцияләре дә исәпкә алынып җитми.

      Морфологиянең өйрәнү предметы һәм  бурычлары. Морфология – грамматиканың бер өлеше. Грамматика — тел белеме фәненең тел төзелешен, сүзләр төрләнешен, җөмлә төзү юлларын һәм ысулларын өйрәнә торган тармагы, һәм ул ике өлештән — морфология һәм синтаксистан тора.

      Морфология  сүзләрнең төзелешен, төрләнешен, сүз  төркемнәрен һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнә.

      Синтаксис сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне, аларның төзелешен, ясалыш һәм мәгънә буенча төрләрен, җөмлә кисәкләрен һ. б.ны өйрәнә.

      Морфологиянең төп өйрәнү предметы — сүз һәм сүзләр төрләнгәндә барлыкка килә торган һәртөрле сүз формалары. Тел белеменең икенче бер тармагы булган лексикологиянең дә төп өйрәнү объекты — сүз. Әмма бу ике өлкәдә сүзләрне өйрәнүнең максаты һәм юнәлешләре төрле.

    Лексикологиядә  сүзләр лексик мәгънәләре, килеп чыгышы һәм яшәешнең төрле өлкәләрендә  кулланылыш үзенчәлекләре ягыннан  өйрәнелсә, морфология сүзләрнең төзелешен (морфемика), төрләнешен, ягъни сүз төркемнәренең сөйләмдә күп төрле грамматик формаларда килә алу мөмкинлеген, сүз формаларын, форма ясалышын өйрәнә. Мәсәлән, китап сүзе лексикада мөстәкыйль мәгънәле, алынма (гарәптән кергән) бер мәгънәле сүз буларак аңлатылса, шул ук китап сүзе морфологиядә исем сүз төркеменә караган тамыр сүз булуы, килеш, тартым, сан белән төрләнә алуы ягыннан характерлана. Икенче төрле әйткәндә, морфологиядә сүзләрнең грамматик ягы өйрәнелә.

    Агглютинатив (тагылмалы) тел булган татар телендә  сүз ясалышы һәм форма ясалышы  нигездә бер үк чаралар — кушымчалар ярдәмендә башкарыла. Сүз ясалышында сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрә, мәсәлән, кис -> кис-әк -> кис-кеч -> кис-енте; форма ясалышында исә сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрешсез кала, сүзгә яңа грамматик мәгънә өстәлә: кис -> кис-ә -> кис-кән -> кис-сә.

    Морфологиядә  сүзләр сүз төркемнәренә берләштереп  өйрәнелә. Аерым сүз төркемнәренең төрләнеше грамматик категорияләрне

    хасил итә. Шуңа күрә морфологиянең төп бурычы — телдәге сүз төркемнәре системасын һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнү.

      Морфологиянең тел белеме тармаклары белән бәйләнеше.

    (Тел үзенең төзелеше буенча билгеле бер система тәшкил ита Бу системаның аерым буыннары тел берәмлекләре дип йөртелә. Төп тел берәмлекләре: аваз (фонема), сүз кисәге (морфема), сүз, сүзтезмә, җөмлә] Тел берәмлекләре кечкенәдән зурга таба үсә бара, һәр кечкенә берәмлек зур берәмлек эченә кера Бу — тел берәмлекләре арасындагы иерархияле мөнәсәбәт дип атала: сүз кисәге (морфема) аваздан яки авазлардан төзелә, сүз — морфемалардан, сүзтезмә — сүзләрдән, ә җөмлә сүзтез-мәләрдән тора. Тел берәмлекләренә шулай ук төрлелек, бүленгәнлек һәм бер сызык өстендә килү (линейность) кебек сыйфатлар хас. Лингвистикада бу берәмлекләрне өйрәнүдә дә билгеле бер эзлеклелек бар. Тел белеме тармаклары арасында шуңа күрә үзара тыгыз бәйләнеш яши.

    Морфология  төп өйрәнү объекты шулай ук сүз  булган лексикология белән тыгыз мөнәсәбәттә тора. Сөйләм эчендә сүзнең лексик мәгънәсе һәм грамматик мәгънә берлектә яши)! Мөстәкыйль мәгънәгә ия һәр сүз телдә грамматик яктан да формалашкан була. Шул ук вакытта төрле сүзләрнең төрләнү мөмкинлеге, грамматик ягы аларның лексик мәгънәләренә дә бәйле. Сүзләрне төркемләгәнда мәсәлән, беренче чиратта аларның гомуми лексик мәгънәләре исәпкә алына: исем сүз төркеме — предметлыкны, сыйфат — предмет билгесен, фигыль эш-хәл, хәрәкәтне белдерә һ. б.

    Морфологиядә  сүз төркемнәренең грамматик  категорияләрен өйрәнүгә кадәр, аларның лексик ягы, лексик составы да өйрәнелә Бу юнәлештә сүз төркемнәре аерым мәгънәви, ягъни лексик-семантик төркемнәргә бүленә. Исем сүз төркеменең семантик төркемнәренә, мәсәлән, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, предметлыкны (дәфтәр, алма), матдәлекне (он, су, тоз) белдергән һ. б. исемнәр, фигыльдә хәрәкәт фигыльләре {йөри, килә), эш фигыльләре {төзи, ура), хис-тойгы фигыльләре {соклана, ярата) һ. б. керә.

    Бер үк сүз төркеменең төрле семантик төркемчәләрендә аерым грамматик  категорияләр үзенчәлекле чагылыш  табарга мөмкин. Әйтик, исемнәрнең күплек санда килүе предметлыкны яки матдәлекне белдергән исемнәрдә яисә ялгызлык һәм уртаклык исемнәрдә бердәй түгел; хәрәкәт фигыльләренең юнәлеш категориясенә мөнә» сәбәте үзенчәлекле һ. б. Морфология тел белеменең авазларны өйрәнә торган тармагы — (фонетика   белән дә тыгыз бәйләнгән. Аваз (фонема) һәм морфологиянең өйрәнү предметы — морфема арасында охшаш һәм аермалы яклар бар. Алар икесе дә телнең иң кечкенә берәмлекләре санала. Әмма морфема ул — сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге, ә фонема мәгънә аеруга хезмәт итә. Морфема фонемалардан төзелә һәм аваздан яки авазлар җыелмасыннан тора. Мәсәлән, аш-а, сан-а сүзләрендә ике морфема бар: аш, сан — тамыр морфемалар, — сүз ясагыч кушымча, ул лексик-грамматик мәгънә белдерә, исемнән яңа мәгънәле сүз — фигыль ясый; ә кал сүзендәге a — фонема, ул мәгънә белдерми, сүз эчендә аны башка аваз белән алыштыру мәгънәне үзгәртә, димәк, фонема мәгънә аеруга хезмәт итә: кал - кол -кул-кым бар-а сүзе шулай ук ике морфемадан тора. Бу очракта морфемасы фигыль заманын ясый, ягъни ул грамматик мәгънә белдерә

    Татар телендә сүзләр төрләнгәндә (сүзләргә кушымчалар ялганганда), күп төрле аваз үзгәрешләре барлыкка кила Сүзләрнең төрләнеше ул — морфологик күренеш, ә аваз үзгәрешләре фонетикага карый. Димәк, бу очракта фонетика һәм морфология турыдан-туры кисешә Татар телендә кушымчаларның барлык вариантлары да — фонетик вариантлар, алар һәртөрле аваз үзгәрешләре нәтиҗәсендә барлыкка килә: -лар/-ләр, -ды/-де, -ны/-не (рәт гармониясе); -ды\-де, -ты/-те, -ган/-гән, -канI-кан (рәт гармониясе һәм тартыклар охшашлану) һ. б.

    Хәзерге фәндә бу өлкәне махсус тел белеме тармагы—морфонология дә өйрәнә башлады. Морфонслогиядә сүзләргә кушымчалар ялганганда барлыкка килә торган аваз төрлелекләре өйрәнелә (-a/-ә, -ды/-ты, -ган/-кан).

    Морфология грамматиканың икенче бүлеге — синтаксис белән дә тыгыз бәйләнгән. Синтаксисның төп өйрәнү предметы булган сүзтезмәләр үзара грамматик мөнәсәбәттәге сүзләрдән төзелә, ә җөмлә төрле типтагы сүзтезмәләрдән барлыкка кила Сүзләрнең төрләнеше морфологиядә сүз формалары итеп каралса, синтаксиста алар җөмләдә сүзләр бәйләнешен барлыкка китерүче чаралар һәм җөмлә кисәкләре буларак өйрәнелә. Димәк, морфологиядә дә, синтаксиста да бер үк тел күренешләре өйрәнелә, әмма алар төрлечә бәяләнә. Мәсәлән, Урманда әле кар ята дигән җөмләдә урманда сүзе морфологиядә — исем, урын-вакыт килешендә берлектә килгән, килешнең грамматик мәгънәсе урын мөнәсәбәтен белдерү рәвешендә тикшерелә; синтаксиста исә шул ук сүз җөмлә кисәге хәл буларак билгеләнә: урын хәле, хәбәрне ачыклый, хәбәргә урын-вакыт килеше кушымчасы аша бәйләнгән һ. б.

Информация о работе Морфология. морфологиянең башка тел тармаклары белән бәйләнеше