Тукай әдәбият йолдызы

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 20 Ноября 2011 в 14:36, сочинение

Краткое описание

Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең егерменче йөздәге үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Содержимое работы - 1 файл

тукай-эдэбият йолдызы .docx

— 53.34 Кб (Скачать файл)
ign="justify">   Тукайның  халыкка булган ышанычы бервакытта да сүнмәде. Ул үзенә илһам көчен, иҗат материалын һәрвакыт хезмәт халкы  арасыннан эзләде. Халыкның уй-хисләре, шатлыклары, зары һәм моңы, болыт каплаган диңгез өстендә ярсып кубарга торган дулкыннар кебек, Тукай шигърияте дәрьясының ярларын тутырып акты. Ул дәрья, ул диңгез ил күңелендәге «ачы хәсрәт» көе белән дулкынланды («Сәрләүхәсез», 1909); «ач үлемнең куркусыннан ил җылавы», «иң сөекле эшче Әүладының ач калуы» турында хәбәр китергән «көзге җилләр» аңа тынгылык бирмәде, аны шаулатты һәм кайнатты. Шул ук диңгезгә халыкның авыр язмышын, өстеннәрнең кәеф-сафа сөрүен ләгънәт белән сурәтләгән «Золым» (1911), «Авыл халкына ни җитми?» (1912) кебек шигырьләрдәге хисләр ташкыны да килеп кушылды.

   Халык көченә ныклы ышаныч, аның «һәрнәрсәне  җиңүче вә нинди кара көчне дә инсафка китерүче нәфрәте» Тукай иҗатында реализмның тирәнәюенә таяныч булды. Халыкчан әдәби тел, халыкчан стиль чаралары һәм формалар җирлегендә татар шигырен үстерү Тукайның аңлы эстетик программасына әверелде. «Халык әдәбияты» (1910) лекциясендә куелган «Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!» лозунгысы татар әдәбиятының үсеш юлын билгеләде.

   Яңа революцион күтәрелеш еллары Тукай  иҗатында көрәш һәм азатлык мотивларын тагын да үстереп, көчәйтеп җибәрде. Шагыйрь үзе дә киң, шаулы тормыш эченә ыргыла, авыруының һаман көчәя баруына да карамастан, Казан арты авылларына чыгып керә. Әстерхан, Уфа, Петербург кебек шәһәрләргә барып кайта. Нәкъ шушы елларда Тукай татар яшьләренең якты киләчәк өчен революцион көрәшенә дан җырлаган, романтик сулышы бәреп торган «Татар яшьләре» (1912) шигырен яза.

           Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,

           Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмазлары,—

   ди  ул. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре»ндә исә (1912) Тукай татар әдәбиятында беренче  буларак халык көрәшчесенең күркәм образын тудыра.

   Әмма  ачлыкта, ялангачлыкта үткән балалык  еллары, «сау эшчеләрне имгәтеп ташлаучы»  Казанның караңгы һәм салкын номерлары, мохтаҗлык — болар барысы да Тукайның сәламәтлеген бик нык какшаттылар. 1913 елның 26 февралендә (искечә) Тукай соңгы дәрәҗәгә җиткән туберкулез белән хастаханәгә керә. Ләкин ул монда да тынгылык белми, үләр көннәренә кадәр «Аң», «Мәктәп» журналларында шигырьләрен бастыра, «Кояш» газетасына, «Ялт-Йолт» журналына мәкаләләр, фельетоннар яза. Үзенең иҗат юлы, мирасы турында уйлана, ялгышлары өчен көенә, үкенә, яхшы дип тапкан шигырьләренең сайланма җыентыгын чыгару турында хыяллана («Уянгач беренче эшем», 1913). Бигрәк тә аны халыкның аяныч язмышы борчый («Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре», 1913), «гарипләр артыгын» тартып алучыларга каршы «Толстой сүзләре»н яза.

   1913 елның 2 (искечә) апрелендә (яңа  стиль белән 15 апрельдә) шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктады.

   Тукайга булган чиксез ихтирам аны соңгы  юлга озату өчен меңләгән кешеләрнең урамнарга агылуында да, аның хөрмәтенә  чыгарылган бәетләрдә, җырларда да, Россиянең  төрле почмакларыннан газета-журналларга  яуган кайгы телеграммаларында да, бик күп шагыйрьләрнең аңа багышлап язган шигырьләрендә дә ачык күренде. Тукайны татар халкыннан аерып калдыру һич мөмкин түгел иде. Халык аны үзе белән бергә киләчәккә алып китте. 
 

  Тукай…  Йөз меңнəрчə кешелəр зур горурлык һəм илаһи мəхəббəт белəн телгə алалар бу исемне. Халкыбызның  йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларыннан берсе Габдулла Тукай еллар үткəн саен биеккəрəк күтəрелə бара, татар галəмендə халыкка хезмəт итү ягыннан аңарчы тиңдəше булмаган маяк булып балкый. Татар əдəбияты үсешенə Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткəн башка калəм иясен табуы кыен.   Г. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.

     Республикабызның беренче президенты Минтимер Шəрип улы Шəймиев: «Без егерменче гасырда Тукай белəн яшəдек, егерме беренче гасырда да аның белəн булырбыз. Тукай мирасы яшəгəндə, миллəтебез дə яшəр!»-диде. Әйе, аның əсəрлəре буыннан – буынга яшəп килə. Бүген дə без мəктəплəрдə аның үлемсез шигырьлəрен, əкият-поэмаларын үтəбез, тирəн уйларга салган көйлəрен, җырларын тыңлыйбыз.

Халкыбыз  тудырган əкиятлəргə нигезлəнеп яңа шигъри əкиятлəр иҗат итүнең матур үрнəклəрен дə безгə Г. Тукай бирде. «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн сарык» əкиятлəрен  кемнəр генə белми? «Печəн базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасында да əкият алымнары отышлы кулланылган. Бу шигъри əкиятлəр укучыларга əхлак тəрбиясе бирə. Аллаһы Тəгалəгə, ата-анага, туган тел һəм əдəбиятка, миллəткə мəхəббəт уята, дөнья һəм табигать турында мəгълүматлар бирə. Гомумəн, тематик яктан бəялəгəндə Тукайның балалар өчен язган əкиятлəре, шигырьлəре гаять төрле һəм үзенчəлекле. Бүгенге көндə балаларны тəрбиялəүдə игътибар үзəгендə торырга тиешле татар миллəтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадəтлəрен, əдəбиятын яратуы турындагылары аеруча əһəмиятле. Шигырьлəрендə ул пейзажга еш мөрəҗəгать итə, əйберлəрне җанландыру, сынландыру, хайваннарны кешелəргə хас аерым билгелəр белəн сурəтлəү алымын куллана. Бу аеруча йорт хайваннары һəм кош-кортларны бирүдə күзгə ташлана. «Кызыклы шəкерт», «Бала белəн күбəлəк» һ.б. шигырьлəре шундыйлардан. Габдулла Тукай – балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйлəшə, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны нəнилəр күзе белəн күрə белə. Әлбəттə аның мондый табигатьне, кешелəрне яратып иҗат итүендə Кырлайның роле зур булгандыр. Шагыйрь иҗатындагы күп кенә фактлар Кырлай чорын аерып карарга, хәтта аны беренче чор итеп санарга мөмкинлек бирәләр. Чыннан да, Тукайның балалык елларын аеруча бизәгән hәм аның күңелендә беренче мәртәбә балаларча шатлык тойгыларын дөрләтеп җибәргән урын – Кырлай. Биредә Тукайда Сәгъди хуҗалыгындагы мәшәкатьләрне hәм шатлык-кайгыларны уртаклашу тойгысы уянган. Кырлайда Тукай укырга йөри башлый. Шулай итеп, аның күңелендә тагын бер күзәнәк – белем күзәнәге ачыла. Ниhаять, Кырлай мохите Тукай шигъриятендә күп кенә мотив hәм темалар өчен чыганак булып тора. «Шүрәле» әкияте үзе генә дә Кырлай истәлегең гүзәл бер шигъри hәйкәле итеп санала. «Пар ат» яки «Туган җиремә»  кебек шигырьләрендә дә шагыйрьнең туган якларына hәм халкына кайнар мәхәббәте шул ук Кырлай истәлекләре белән сугарылган. Тукайның әдәби теләкләре hәм хөр фикерләре уяна баруга йогынты ясаган факторларның тагын берсе – рус әдәбияты. Тукай төрек романнарын, Лермонтов hәм Пушкин әсәрләрен бик яратып укый. Аның хәтта Крылов мәсәлләрен чәчмә белән тәрҗемә итеп Камил Мотыйгыйга бастырырга тәкъдим иткәнлеге дә билгеле. 

  Рус шагыйре А.С.Пушкин иҗаты белән Тукай Җаек (Уральск) каласындагы мәдрәсә каршында ачылган рус сыйныфында Әхмәтша учительдән дәресләр алганда таныша. Ул аңа багышлап «Пушкинə» исемле шигырен яза. «Пушкинә» (1906) - бөек рус шагыйре А.С.Пушкин образын һәм аның шигъриятен идеаллаштырган, башлангыч иҗат чорына караган романтик шигырь. Шигырьдә ул Пушкинны Нәзыйрсез (тиңдәшсез) шагыйрь дип атый. Аның шәхесенә һәм шигъриятенә ихтирамын һәм мәхәббәтен белдергәндә Шәрык романтик поэзиясе өчен хас «гөлзар» (чәчәклек), «гандәлибан» («сандугачлар») кебек традицион чагыштыру, метафора, символ, гиперболаларга мөрәҗәгать итә, ә аларның каиберләрен яңа мәгънәви төсмерләр белән баета. Мәсәлән, озак гасырлар дәвамында башлыча патшаларның, идарәчеләрнең көч-куәтен тасвирлауда кулланылган «шәме» (кояш) образын Тукай исә Пушкин шигъриятенең бөеклеген, матурлыгын күрсәтү максатларында файдалана, аны җир йөзенә нур сибүче кояшка тиңли («шигърең мисале шәмсе рәхшандыр»). Татар шагыйре күзаллавынча, Пушкин шигърияте аһәңнәреннән агач, ташлар да җанлана, үз-үзен белештермичә бии («сәнең әшгаренә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр»). Гүзәл шигърият, музыкаль авазлар тәэсирендә табигатьнең дә экстаз халәтенә җиткерелүе, сынландырылып бирелүе. Шәрык әдәбиятларында еш кулланыла торган традицион алым. 

  Бакча, чәчәклек, былбыллар, төрле-төрле яктылык сурәтләре ярдәмендә Тукай романтикларча Пушкин поэзиясенең матурлык эстетикасы үрнәге («рәүнәкъ-гүзәллек, нур чәчү») икәнлеген күрсәтергә тырыша. Шуңа күрә дә лирик герой, Пушкинның шигърият бакчасында йөреп, гизеп һәм кош кебек очып, күңелен камиллеккә илтүче нурлар белән яктырта («кәлүр рәүнәкъ колүбә сүзләрендин, җанә еайкалләр»). Пушкинның башка бер мәдәният, башка бер дин, үзгә карашлар вәкиле булу Тукайны әллә ни борчымый («Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсубең?»). Аны иң элек рус шагыйренең сәнгатьчә фикерләүдәге осталыгы, кояштай илаһи гүзәллек тудыручы булуы җәлеп итә. Ә бу матурлык исә Пушкинга, Коръән тәгълиматындагыча, илаһият булышлыгы белән иңдерелгән («әшгар аңа Мәүләдан ихсандыр»). Пушкин кебек зур һәм гүзәл шагыйрь булу теләк-омтылышлары Аллаһе Тәгала фәрманы белән Тукай үзенә дә килеп ирешер дип өмет итә («Вирер дәрмани дә, шаять, җәнабе мән ләхелфәрман»). Бу рәвешчә фикерләү мөселман халыкларының «Алла - бөек иҗатчы», «Алла матурлыкны ярата» дигән әдәби-эстетик һәм дини-этик карашларына да туры килә. 

Информация о работе Тукай әдәбият йолдызы