Шәфкатьлелек турында

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 04 Февраля 2011 в 09:24, реферат

Краткое описание

Шэфкатьлелек турында балаларга мэгълумат биру. «Игелек эшләүченең һичкайчан эче пошмас, рәхәтлектә гомер кичерер. Изге күңелле кешеләр Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычларын намус белән үтәп килерләр. Һәркем бәхетле, сөекле булуны теләр. Ләкин сөекле булу өчен бер генә юл бар – башкаларга изгелек итү".Р.Фәхреддин

Содержимое работы - 1 файл

семинар эшкэртмэ1.doc

— 76.75 Кб (Скачать файл)

"Шәфкатьлелек турында"

(беседа)

Класс җитәкчесе

                                                                 Карадуган урта мәктәбе     Зарипова Л.А. 

Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, игелекле, шәфкатьле, миһербанлы булырга өндәү.

Эпиграф. «Дөньяда бәхетле вә рәхәт яшәүче кеше - башкаларга игелек итүче.» 
Ризаэддин Фәхреддин.

  • «Игелек эшләүченең һичкайчан эче пошмас, рәхәтлектә гомер кичерер. Изге күңелле кешеләр Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычларын намус белән үтәп килерләр. Һәркем бәхетле, сөекле булуны теләр. Ләкин сөекле булу өчен бер генә юл бар - башкаларга изгелек итү".Р.Фәхреддин
  • Бүген мин сезне шәфкатьлелек турында сөйләшергә чакырам

      Шәфкатьлелек турында 

Узган ел минем белән көтелмәгән хәл булды: бозлавыкта таеп егылдым.Ялгышрак төшеп, кулымны һәм аягымны сындырдым. Бу хәл кичке 7 ләр тирәсендә булды. Шәһәр үзәгендә үзем яшәгән җирдән ерак түгел.

Авырлык белән генә тордым да якындагы подъездга керергә уйладым. Аяк - кулның авыртуы шулкадәр көчле, җитмәсә сөйләшә дә алмыйм, авызым да җимерелгән, борнымнан кан ага.

Урамда кеше күп иде, барысы да миңа сәерсенеп карыйлар, аннан карашларын читкә алалар. Ник бер кеше ярдәм итсен? Ник берсе «Ярдәм кирәкмиме сезгә?»,  дип сорасын. Авырту тагын да көчәйде, аңымны югалтыр дәрәҗәгә җиттем. Әгәр хәзер егылсам, бернигә карамый өстемнән атлап чыгачаклар.

Көч хәл белән өйгә кайтып егылдым.

Бу хәлдән соң мин бик күп уйландым: каян килә безгә шуның кадәрле битарафлык?Мине исерек дип уйлаган очракта да алар бит минем хәлне күрделәр.Ник берсе дә хәлемне булса да сорамады? Әллә «Бу миңа кагылмый» дигән сүз безнең гадәткә әйләнеп барамы? Кемне гаепләргә?Безнең күңелләрдә шәфкатьлелек кебек асыл сыйфат булсын өчен безгә нәрсә эшләргә?

Эчтәлек буенча әңгәмә.

                     Язучы нинди проблеманы күтәрә?

    • Ул нәрсә турында чаң суга?
    • Кешеләр күңеленә нинди сыйфат җитеп бетми? (Шәфкатьлелек).

    «Шәфкать» сүзен сез ничек аңлыйсыз?

  • Шәфкать - кызгану хисе, мәрхәмәт, шәфкатеннән ташламау. Киң күңеллелек, рәхимлелек, ярдәмчел булу.

Мисаллар китерегез. Укучыларның фикере. 

Бирем:

  1. Синонимнар табу.

       кызгану,мәрхәмәт, киң күңелле, изгелек, игелек,ярдәмчел, шәфкать, олы йөрәкле,йомшак күңелле, кызганучан, миһербанлы, яхшылык кылу, рәхимле, кешелекле, олы җанлы.

  1. Антонимнар табу.

       рәхимсез, игелексез, аяусыз, йөрәксез, каты күңелле, явыз, миһербансыз, каты бәгырьле, ваемсыз, кешелексез 

    Әңгәмә«Бүгенге көндә безгә шәфкатьлелек кирәкме?»

    • Кайсы сүзләр күбрәк булды: синонимнармы әллә антонимнармы?

               -    Безнең әйләнә - тирәбездә нинди кешеләр күбрәк?Миһербанлымы әллә каты күңелләрме?

    • Бүгенге көндә безгә шәфкатьлелек кирәкме?
    • Үзеңдә шәфкатьлелекне тәрбияләп буламы?Моның өчен нишләргә кирәк?
 
 

Шәфкатьлелек - халкыбызның иң күркәм сыйфаты.

100 елга кирегә кайтып карыйк әле. 

1890 - 1894 елларда Россиядә шәфкатьлелек өчен Бер елга:

  • Санкт-Петербургта - 1981327 сум;
  • Мәскәүдә - 1813060 сум;
  • Одессада - 709863 сум;
  • Ригада - 504556 сум акча тотылган.
  • Чагыштыру өчен!
  • Бер сыер - 7- 9 сум торган;
  • Яхшы костюм - 3 -5 сум торган;
  • Квалификацияле эшченең бер айлык хезмәт хакы - 25- 40 сум.
  • 1896 елда Россиядә хәйрия үзәкләренең саны 3555 кә җиткән.

Ә бүген алар күпме һәм алар кемнәргә булышалар? 

  • Тормыш кагыйдәләре
  • Яхшылыкны онытмаган кеше беркайчан да начарлык кылмас.
  • Ярдәм ит, кайгы килгәннең кайгысын уртаклаш, һәм синең кайгың алай ук авыр тоелмас.
  • Берәүнең шатлыгы бармы - уртаклаш, синең күңелеңә дә шатлык нурлары иңәр.
  • Бер - берегезне яратыгыз. Ярату ул - шифалы яңгыр кебек, хәтта таш кебек каты туфракта гөлләр үстерергә сәләтле.

    Мать Тереза

    Движение сестер милосердия

    Красный крест

    Доктор Л. Рошаль 

Трагедия в городе Беслане в сентябре 2004 года показала яркие примеры самопожертвования во имя жизни другого человека. 18 учителей погибли от пуль озверевших террористов, спасая школьников. Среди них 74-летний учитель физкультуры Иван Константинович Канидзе, спасший 30 детей и получивший в спину 3 пули. Страшное бедствие всколыхнуло людей, вызвало самые добрые чувства, помощь пострадавшим оказывали все народы России. Сдавали кровь, перечисляли деньги, приносили вещи, игрушки детям. 

Террористические акты, наводнения, землетрясения - это аварийные ситуации. 

- Авыруларга,олыларга, матди ягы кыен булган кешеләргә булышырга кирәкме?Безнең мәктәптә бу өлкәдә нәрсәләр эшләнә? 

Идет беседа 

Действительно, куда чаще милосердие и сочувствие требуются в нормальной, повседневной жизни. В нашей стране есть много людей, которым необходимо простейшее чувство сострадания и милосердия. Это пожилые люди, больные, бедные, нуждающиеся в помощи. Для них очень важно неформальное, деликатное участие.  

Идет беседа 

Делайте людям добро, а не зло, разделяйте с ними и радость и беду, любите, уважайте друг друга.

  • Тормыш кагыйдәләре
  • Яхшылыкны онытмаган кеше беркайчан да начарлык кылмас.
  • Ярдәм ит, кайгы килгәннең кайгысын уртаклаш, һәм синең кайгың алай ук авыр тоелмас.
  • Берәүнең шатлыгы бармы - уртаклаш, синең күңелеңә дә шатлык нурлары иңәр.
  • Бер - берегезне яратыгыз. Ярату ул - шифалы яңгыр кебек, хәтта таш кебек каты туфракта гөлләр үстерергә сәләтле.

Әгәр һәркем явызлыкка каршы

Гел явызлык кына эшләсә,

Шәфкать кылычы тотып,

Явызлыкның

Юлларына каршы төшмәсә,

Яхшылыклар күптән үләр идее,

Калыр идее бары үч, нәфрәт.

Җаннарында кояш йөрткәннәргә,

Кичерә белгәннәргә мең рәхмәт!

  Ф.Яруллин. 

Өй эше

Үзегезнең тормыш кагыйдәләрегезне төзегез .Бу кагыйдәләр безенең күңелләребезне җылыта торган булсын!   

Ахырдан йөрәкләр тапшырыла. 
 
 
 
 

ПАМЯТКА «ЖИЗНЕННЫХ ПРАВИЛ»

( Перечень примерный, каждый кл.руководитель самостоятельно прорабатывает памятку с классом) 

  1. Любите окружающих вас людей: родных, близких, друзей.
  2. Умейте видеть достоинства людей, ценить их.
  3. Научитесь прощать людям их слабости; умейте повиниться и прощать обиды.
  4. Учитесь ставить себя на место оказавшихся в трудной ситуации.
  5. Не стесняйтесь проявить свое сочувствие, сопереживание окружающим.
  6. Старайтесь прийти на помощь в нужный момент.
  7. Не пытайтесь осчастливить всех, начните со своих близких.

Информация о работе Шәфкатьлелек турында